«ФАЙЕРТАГ» ТУРНИРЫНЫҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛӘНДЕ |
13 апрель көнне Татарстан Республикасың яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге «Патриот» териториясендә «Файертаг - 2018» ачык турниры узды. Оештыручылар буларак ТР хәрби-тактик уеннар Федерациясе һәм ДОСААФ ТРның яшьләр филлиалы - «Курс» чыгыш ясады . “Файертаг” - командалы хәрби-тактик уен, үз чиратында, реаль хәрби гамәлләргә максималь якынлашкан. Әлеге ярышларда студентлар клубы һәм «Яшь армия» вәкилләре, эзләү отрядлары һәм мәктәп укучылары катнашты. Барлыгы 6 команда иде. Бәйге башында җирәбә салу тантанасы башкарылды, аның буенча кайсы командалар бер-берсе белән көч сынашачагысын билгеләделәр һәм шуннан соң яшьләр җиңүчеләр өчлегенә керер өчен көрәш башладылар. Ярышларның нәтиҗәләре: 1 урынны «Красная стрела»(ИЭУП университеты) һәм «Книга памяти» (КАИ университеты) командалары бүлде. Икенчене «Факел» командасы, яисә «Яшь армия» вәкилләре җиңде, ә инде комеш медальләргә «ССА КНИТУ» командасы лаек булды.
Инсаф Миннеһузин (ДОСААФ РТ Матбугат хезмәте) |