ЯР ЧАЛЛЫДА ТР ДОСААФ КУБОГЫНА «ЯШЬ МАШИНА ЙӨРТҮЧЕ - 2018» БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ УЗАЧАК

ЯР ЧАЛЛЫДА ТР ДОСААФ КУБОГЫНА «ЯШЬ МАШИНА ЙӨРТҮЧЕ - 2018» БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ УЗАЧАК

19 апрель көнне Яр  Чаллы шәһәрендә Татарстан Республиксының ДОСААФ укучылары арасында  автомобиль спорты буенча иң яхшы яшь машина йөртүчене билгелиләр. Бәйге ДОСААФның мәктәбе базасында узачак. Катнашучылар  16 – 18 яшьтәге егетләр һәм кызлар, алар, үз чиртында, ДОСААФның җирле оешмаларында узган сайлап алу этабының  җиңүчеләре. «Яшь машина йөртүче-2018» бәйгесенең ачу тантанасы иртәнге сәгать 10 билгеләнгән.

Чараны оештыручылар - Татарстан Республиксының  Россия иҗтимагый-дәүләт оешмасы ДОСААФ һәм Татарстан Республикасының автомобиль спорты Федерациясе, шулай ук ТР буенча ЭЭМ  ЮХИДИ идарәсе ярдәме белән, Татарстан республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы, ТР мәгариф һәм фән Министрлыгы.

Бәйгенең төп максаты итеп оештыручылар ТР ДОСААФ оешмалрында  «В» категориясенә укучы яшүсмерләрнең нәтиҗәлелеген арттыруда һәм хәрби-патриотик хәрәкәте «Юнармия»га җәлеп итүдә дип билгеләп китәләр, шулай ук  автомобиль спорты буенча ярышларда иң яхшы машина йөртучене билгеләргә, яшүсмерләр арасында техник спорт төрләрен пропагандалау .

17.00 сәгатьтә инде иң яхшы автомобильчеләрне бүләкләү тантасы узачак. Команда беренчелегендәге призерларны һәм җиңүчеләрне кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләклиләр, ә инде шәхси зачетта иң яхшы спортчыларны шулай ук дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән билгеләп китәләр.


Инсаф Миннехузин

 
< Август 2018 >
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31    

САЙТЫ НАШИХ ПАРТНЕРОВ

ДОСААФ России Министерство обороны РФ Общественная палата РТ
Министерство внутренних дел по РТ Военный комиссариат РТ МДМС РТ
Министерство образования и науки РТ Республиканская общественная организация ветеранов (инвалидов)
"Союз ветеранов Республики Татарстан" ГАУ РЦ "Патриот"
ОМО "Объединение "Отечество" ГБУ "Республиканский центр «Лето" ГБУ "Республиканский центр "Черноморец"








ДОСААФ Республики Татарстан. Все права защищены.
Разработка сайта - digital-агентство Advegital